Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә “Стопхам” акциясе узды

Урамнарда кар чистартырга комачаулаучы машиналар күп.

Андый машина хуҗалары белән көрәштә төрле алымнарга мөрәҗәгать итәләр, әмма нәтиҗәсе генә озак көттерә. Ярдәмгә "Стопхам" акциясе дә килә.

Юл читендә торган машиналарның күбесе кар астында калган инде, хуҗаларына я карны чистартырга, яки машинаны күтәртеп алырга гына кала. Аңа кадәр аларны ЮХИДИ идарәсенең эвакуаторлары алып китмәсә, әлбәттә.

"Стопхам" - вөждансыз, намуссыз машина йөртүчеләргә каршы көрәш акциясе. Соңгы елларда актив яшьләр арасында иң зур популярлык казанган проектларның берсе ул.

Әлеге акция ил буенча күп шәһәрләрдә уздырыла. Анда катнашучылар сүзләренчә, аларның төп максаты - юллардагы оятсыз кешеләр белән көрәшү, бу проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Әлеге юнәлешнең активистлары күпчелек очракта парковка кагыйдәләрен бозган машиналарга "Төкерәм барыгызга! Машинамны кая телим, шунда калдырам!" дигән стикерлар ябыштыра. Кайчакларда катнашучылар белән шоферлар арасында конфликтлар да булмый калмый.

Бу хакта еш кына социаль челтәрләрдәге һәм YouTube каналындагы күпсанлы видеоязмалардан күрергә мөмкин. Кемдер акциядә катнашучыларны машина капутында йөртә, хәтта бер видеода пистолетка охшаган корал белән янаганы да бар, гомумән, камерага, объективка эләккән күп машина йөртүчеләр бу акцияне тискәре кабул итә.

Әлмәттә "Стопхам" акциясенә чыккан уку йортлары студентлары Тельман hәм Толстой урамнарында юл читенә куелган, кардан чистартырга комачаулаучы берничә машинага традицион стикерлар ябыштырды. Машиналарның күпчелеген кар күмеп китә язган, димәк, хуҗалары аларга күптәннән игътибар итми. Шуңа күрә активистлар ябыштырган стикерларны күрерләрме икән алар?!

Ничек кенә булмасын, битараф машина хуҗаларына каршы хәрәкәт башланды. Киләчәктә ул даими рәвештә уздырылып торса, бәлки шоферлар зарларыбызны ишетер.

Роза Сәхбетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250