Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә спорт бәйрәме көтелә

25 июньдә Әлмәттә Яшьләр көненә багышланган спорт бәйрәме узачак.

Биш мәйданчыкта «Яшел Фитнес» күнегүләре булачак. Болар: «Яшьлек» скверы, Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркы, «Шәмсенур» паркы, шәһәр пляжы, физкультура колледжы. 10:00 дә башлана.
Программада:
- 10:00-10:30 - зарядка;
- 10:40-11:10 - Super sculpt (функциональ тренировка);
- 11:20-11:50 - партер гимнастикасы.
Моннан тыш, физкультура колледжыа һәм «Шәмсенур» паркы мәйданчыкларында әлмәтлеләрне йөгерү тренировкалары көтә. Шәһәр паркында скандинавча йөреш буенча занятиеләр булачак. Шулай ук балалар өчен интерактив зоналар, аквагрим буенча мастерлар эшли, катнашучыларны призлар уйнату көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса