Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә шәһәргә нигез салганда һәлак булган солдат каберләре чистартылды

Балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә 4 нче солдат зиратын чистартуны оештырды.

Әлеге изге эштә идарә хезмәткәрләре, югары һәм урта-махсус уку йортлары вәкилләре, оешма һәм предприятиеләрнең яшьләр комитетлары катнашты. Алар ике сәгать дәвамында зиратны ялт иттерде. Мәгълүм булганча, мондагы 15 каберлектә 50 нче еллар башында шәһәргә нигез салганда һәлак булган төзелеш батальоны солдатлары җирләнгән.

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250