Реклама
Әлмәт районы - балалар туу саны буенча республикада беренче урында. Чыннан да, кая карама яшь бәбиләрен иярткән әниләрне очратасың - "бәби-бунт", диярсең. Әмма балалар саны артуның үз җитешсезлекләре дә бар - сабыйларны хәзер өч яшькәчә бакчаларга алмыйлар.
Инде үсеп, яшьтәшләре белән рәхәтләнеп аралаша алган балалары белән, меңләгән әниләр өйдә утырырга мәҗбүр. Мөгаен шуның өчен, соңгы араларда Әлмәттә шәхси бакчалар күп ачыла башлады.
Ихтыяҗ бар!
Өй атмосферасы өчен - 8 мең сум
Балаларны иртәнге җидедән алып кичке җидегә чаклы карыйлар. Кирәк булса, ял көннәрендә дә кабул итәләр икән. Бушка түгел, әлбәттә. Анысы аерым түләнешле - сәгате 100 сум. Ә ай буе тулы көнгә йөртсәң - 8 000 сумны чыгарып саласы! Аз бәя түгел. Кемнеңдер айлык хезмәт хакы! Шәхси бакчаларның кыйммәт бәядә булуы, мөгаен, иң зур һәм бердәнбер минустыр. Баланы ярты көн генә йөртсәң дә була. Кемгәдер бер-ике сәгатькә генә баланы калдырырга урын кирәк булса, рәхим итегез, балаңны алай да карарга ризалар. Әгәр авырып йөрелмәгән көннәр булса, дәүләт бакчаларындагы кебек биредә дә бәяне чигерәләр.
8000 сумга бөтен чыгымнар да керә. Өстәмә бернинди түләүләр юк. Монда карандаш, кәгазь кирәк-яраклары да, заманча җиһаз, төрле уенчыклар бәясе дә кергән. Бер караганда бу бәя күп түгел. Хәзер гади бакчалар өчен дә ата-аналар 2500-3000, хәтта 4000 сум чыгарып салалар. Балаңа тиешенчә карау, ашатуны исәпкә алсаң, мондый шәхси бакчаларның бәясен дә күпсенми ата-ана.
Ашау дигәннән, биредә меню дәүләт бакчаларыннан әллә ни аерылмый. Яшь сабыйларга ашарга яраклы һәм кирәкле ризыкларга өстенлек бирәләр. Әгәр балада аллергия булса, бер дә кайгырасы түгел, андый бала өчен ризык аерым пешерелә. Баланы мондый бакчага урнаштырыр алдыннан медицина тикшерелүе узу, ата-аналарга анкета тутыру зарур.
Биредә барысы да өйдәгечә: чәчәкле урын-җир, җылы, рәхәт, якты. Монда балалар яшь буенча төркемнәргә бүленмәгән.
- Барысы да бер төркемгә йөргәч, олылар кечкенәләргә игътибар бирергә кирәклекне аңлый, кечкенәләр олыларны хөрмәт итәргә, тыңларга өйрәнә, - ди Альбина Латфуллина.
Балаларны гадәти дәүләт бакчаларына йөртер алдыннан коллектив атмосферасына өйрәтү өчен дә уңайлы ул. Нәнигә шәхси якын килү, өй җылылыгы бирү - үзе үк уңай тәэсир ясый.
Тәрбияләү - онлайн режимда
Шәхси яслидә балаларны урамга алып чыкмыйлар. Һәр үсмер организмга саф һава мәҗбүри булса да, ата-аналар үзләре үк шулай тынычрак, ди саный икән. Бала-чаганы урамда карап бетерешлек түгел бит. Йә монда кереп югала, йә тегендә сугыла. Яңа төзелеп килүче йортта балаларны алып чыгардай мәйданчык та юк. Куркынычсызлык кагыйдәләре сакланмагач, тәрбиячеләр дә теләсә нинди җирдә балаларны уйнатырга куркалар.
Куркынычсызлыкка килгәндә, шәхси өй бакчаларының иң зур уңайлыкларын атап китмәгәнбез, биредә бүлмәләргә "Онлайн-камера"лар урнаштырылган. Әйе, тәүлек буе теләсә кайсы вакытта ата-ана үз баласын Интернет аша карап утыра ала! Нинди уенчыклар белән уйный, нәрсәне яратып ашый, ник елый - һәммәсен минутында күзәтеп була.
- Һәр әти-әни камера программасындагы парольне белә. Буш вакыты булган саен, сабыйларын Интернеттан кереп карый алалар. Безгә шуның өчен ышана да алар! Суккаламыйбызмы, елатмыйбызмы, ашатабызмы - һәммәсе ачыктан-ачык. Кайчакта: "Нигәдер кызым бүген ашамады, көйсез. Әллә авырып торамы?" - дип әниләр минуты-сәгате белән шалтыраталар. Алар балаларының хәлен үзләре күреп, белеп торгач, безгә дә тынычрак, - ди тәрбияче Альбина.
Сүзгә инде бер елга якын кызын шушы бакчага йөртүче әни Эльвира Камалдинова да кушыла:
- Камера урнаштырулары шулкадәр әйбәт әйбер ул! Көненә берничә тапкыр кызымны кереп карыйм. Алинага яшь ярым вакытта миңа эшкә чыгарга кирәк иде, дәүләт бакчаларында урын булмады. Бирегә балам бик теләп йөри. Бала саны аз булу - үзе үк яхшы. Әйбәтләп карыйлар, ашау ягына бигрәк тә җитди киләләр. Бу көздә кызымны гадәти бакчага күчерермен дип уйлыйм - чиратыбыз килеп җитә. Инде икенче баламны да шәхси бакчаларга бирергә нятләп торам. Шәхси бакчалар минем кебек баласын калдырырга кешесе булмаган әниләргә менә дигән яңалык. Бәясен күпсенмим. Мондый бакчалар дәүләттән бернинди ярдәм алмый бит. Шуңа бәясе дә әллә ни артык түгел кебек. Яшь әниләргә шундый уңайлыклар тудырып торганда, икенче, өченче бәбине дә алып кайтасы килә...
Р.S. Элек әниләрнең ике ятып бер төшенә дә кермәгән менә шундый заманча шәхси бакчалар ачыла бара хәзер. Әлеге учреждениене ачучы Галия сүзе буенча балаларын шундый яслиләргә бирергә теләүчеләр бик күп икән. Хәтта өч яшьтән соң да балаларын шушында гына йөртергә теләүчеләр дә бар, ди. Әлбәттә, шәхси балалар бакчасына йөртү күпләр хәленнән килми. Әмма чарасыз калган әниләр өчен мондый төр бакчалар бик әйбәт мөмкинлек.
Филүзә Хәмидуллина
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа