Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә санитар таләпләргә җавап бирмәгән пекарня булуы ачыкланган

Әлмәт шәһәре прокуратурасы тарафыннан "Юлдаш" кече базарында урнашкан «Тандырная лепешка» пекарнясын тикшерелгән.

Әлеге тикшерү нигезендә биредә күп кенә җитешсезлекләр ачыкланган.Шәхси эшмәкәргә караган әлеге пекарня санитар таләпләргә җавап бирми. Мәсәлән, камыр басу һәм лаваш ясау, өс киемен саклау өчен шартлар тудырылмаган, бина вакытында һәм даими рәвештә чистартылмый, чисталык саклау һәм савыт-саба юу өчен тиешле шартлар юк. Шулай ук биредә җитештерелгән ризыкларның сыйфатын,куркынычсыз булуын раслаучы (декларация) һәм лавашны пешергәндә куланылган продуктларга да тиешле документлар юк. Моннан тыш пекарняда эшләүче бер хезмәткәрнең санитар кенәгәсе булмавы ачыклана.

Нәтиҗәдә шәхси эшмәкәргә карата административ хокук бозулар буенча эш ачылган.

lФото foruml.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250