Әлмәттә салкынча һава торышы көтелә
Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Иртәгә, 19 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава, төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын, юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Төнлә Әлмәттә 11-15 градус, көндез 9-11 градус салкын көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа