Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ришвәтнең уртача күләме күпме?

Татарстанда ришвәтнең уртача күләме арткан.

Узган елларда ул 14-24 мең тирәсендә булса, быел бу сан 89 мең сумга кадәр җиткән, дип хәбәр итә Татар-информ агентлыгы. Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы идарәсе җитәкчесе Ринат Акчурин хәбәр иткәнчә, быел 10 айда коррупциянең 722 очрагы ачыкланган. Шуларның 615 ендә дәүләт органнарында эшләүчеләр җаваплылыкка тартылган. Ришвәтчелеккә килгәндә, 10 ай эчендә ришвәт бирү, алу һәм арадашчы булуның 229 очрагы теркәлгән. Шуларның 18 очрагында ришвәт зур күләмдә булган. Ришвәт алу һәм бирүдән килгән зыян 20 миллион сумнан артып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса