Әлмәттә рекорд куелган – җылы һава торышы буенча!
Соңгы 82 ел эчендә мондый җылы сентябрьнең булганы булмаган.
Бу көннәрдә температура югары торды: көндез +28 градуска кадәр менде. Әмма матур көннәр озакка сакланмаячак. Инде чәршәмбедән температура акрынлап төшә башлаячак. Ял көннәренә нибары + 10 градус, яңгыр көтелә. Димәк, әбиләр чуагына рәхмәт укып, аны киләсе көзгә кадәр озатасы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа