Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә прокурорлар көч сынаша

Шимбә көнне, 14 мартта 13.00 сәгатьтә «Нефтьче» Мәдәният сарае сәхнәсендә ТР прокуратура хезмәткәрләре иҗат конкурсының чираттагы зона этабы булачак.

Анда «Әлмәт зонасы»: Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы шәһәр һәм Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы район прокуратуралары хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары чыгыш ясый. Чарада ТР прокуроры Илдус Нафиков та катнашачак.
Зона этаплары шулай ук 28 февральдә Чистайда һәм 7 мартта Буада үткән.
Иҗади чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Һәм Муса Җәлил хөрмәтенә «Кызыл ромашка» дип атала. Финал Казан шәһәрендә булачак.
Бәйге лауреатларының исемнәре 4 майда билгеле булачак. Гала-концерт Габдулла Тукай исемендәге Татар филармониясе сәхнәсендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса