Әлмәт таңнары

Әлмәттә пенсионер коеда тончыгып үлгән

5 май кичендә Әлмәттәге "Полевой" бакчачылык ширкатендәге коеда 81 яшьлек хатын-кызның мәете табыла.

Аны суга тончыгып үлгән дип фаразлыйлар.

Реклама

Пенсионерның гәүдәсен туганнары таба. Фаразлаулар буенча ул коедан су алган вакытта сөртенеп китә һәм башы белән аска егыла. Кое бик тар булганлыктан ханым аннан чыга алмый.

Хәзерге вакытта аның гәүдәсе экспертизага җибәрелгән. ТР Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, вакыйга сәбәпләрен ачыклау бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: