Әлмәт таңнары

Әлмәттә музыкантны хөкем иттеләр

Әлмәт шәһәр суды тавыш яздыру студиясе ачып, анда наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән музыка укытучысына карата хөкем карары чыгарды.

Баштарак музыкант наркотикларны үзе генә куллануын, башкаларга сатмавын әйтә. Ләкин аның иптәше - икенче хөкем ителүче башка фикерне җиткерә. Аның әйтүенә караганда, музыкант аңа тарту катнашмалары ясау һәм сату белән шөгыльләнергә тәкъдим иткән. Тикшерү барышында студиядә полиция хезмәткәрләре 26 грамм реагент, каплар һәм үлчәү дә табып алганнар иде.

Нәтиҗәдә студия хуҗасы 12 елга, аның иптәше 3 ярым елга ирекләреннән мәхрүм ителделәр. Икесе дә җәзаны каты режимлы колониядә узачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: