Әлмәт таңнары

Әлмәттә мәнсезләр бер песинең күзен атып чыгарган!

Песинең күз алмасы асылынып төшкәнен күреп хуҗалар сүзсез кала.

Редакциягә Түбән Мактамада яшәүче Әлфия Алмаз кызы шалтыратты:

- Без бистәдә үз йортыбыз белән торабыз. Бер көнне песиебезнең күзсез

Реклама

кайтып керүен күргәч бермәлгә катып калдык. Тиз арада аны ветеринарларга алып киттек. Алар песинең күз алмасына пневматик пистолеттан атуларын әйттеләр. Кичекмәстән песиебезгә катлаулы операция ясап, аның бер күзен алдылар. Күздән пистолет пулясы чыкты. Бу нинди замана? Моны кем эшләгәнен дә белмибез. Бүген песи баласын мыскыл итсәләр, иртәгә ул адәм актыклары кешене дә шулай мәсхәрә итәргә күп сорап тормаслар бит!? - дип ханым үз борчулары белән уртаклашты.

Чыннан да, соңгы арада кешеләрнең җәнлекләрне күрә торып мыскыллаулары артты. Әле күптән түгел генә берәүләр аюның өстеннән 8 тапкыр машина белән чыгып шул сансыз эшләрен Интернет челтеренә дә элгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: