Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үте

Июнь­нең өчен­че якшәм­бе­се - ме­ди­ци­на хезмәткәрлә­ре­нең һөнә­ри бәйрә­ме. Әлмәт­леләр аны 11 июньдә драм­те­атр би­на­сын­да тан­та­на­лы шарт­лар­да бил­геләп үт­те.

Ме­ди­ци­на хезмәткә­ре - ул иң кирәк­ле, иң җа­вап­лы һөнәрләр­нең бер­се. Чөн­ки алар­га иң ка­дер­ле­се - ке­ше­нең сә­ламәт­ле­ге ыша­нып тап­шы­ры­ла. Бездә шәһәр­нең һәм рес­пуб­ли­ка­ның сә­ламәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­елә­ре фи­ли­ал­ла­рын­да - 16 уч­реж­де­ни­едә 2 983 ме­ди­ци­на хезмәткә­ре эш­ли, алар­ның 508 е та­биб­лар.

Шәһәр һәм ра­йон җитәк­че­ле­ге, нефть­челәр бу өлкәдә эш шарт­ла­ры һәм авы­ру­лар өчен уңай­лык­лар ту­ды­ру­га зур игъ­ти­бар бирә, аның нә­тиҗә­се бу­ла­рак, ел са­ен нин­ди дә бул­са сә­ламәт­лек сак­лау объ­ек­ты ачы­ла, бул­ган­на­ры тө­зеклән­де­релә, за­ман­ча җи­һаз­лар белән тәэ­мин ителә.

- Әлмәт юга­ры тех­но­ло­ги­я­ле ме­ди­ци­на ярдә­ме күрсәтү­че бердән­бер төбәк дисәм, ял­гыш­мам­дыр, - ди­де ак ха­лат­лы шәф­кать иялә­рен бәйрәмнә­ре белән тәб­рик итәргә килгән ра­йон баш­лы­гы Мә­җит Са­ли­хов. Ул ра­йон­да ФАП­лар төзү һәм алар­га, учас­ток ши­фа­ханәлә­ренә ка­пи­таль ре­монт уз­ды­ру бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы­ның уңыш­лы тор­мыш­ка ашы­ры­лу­ын да искәрт­те. Ра­йон баш­лы­гы буш кул белән килмәгән.

Фи­да­карьләргә ра­йон Со­ве­ты һәм баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның Мак­тау гра­мо­та­ла­ры, Рәхмәт хат­ла­ры, ә ба­ла­лар ши­фа­ханә­се­нең ба­ла ту­ды­ру бү­ле­генә те­ле­ви­зор тап­шы­рыл­ды. Мә­җит Са­ли­хов әниләрдән те­ле­ви­зор со­рап үте­неч бу­лу­ын җит­кер­де. Хә­зер алар ба­ла ту­ды­ру йор­тын­да рәхәтлә­неп көн-ва­кый­га­лар һәм баш­ка­лар белән та­ны­шып ба­ра ала­чак.

Дәүләт Со­ве­ты де­пу­та­ты, Әлмәт ха­тын-кыз­лар бер­ле­ге рәи­се Гүзәл Ере­ме­е­ва да аку­шер­лык бү­ле­генә ике кон­ди­ци­о­нер бүләк ит­те. Әй­тергә кирәк, бер­лек күп ба­ла­лы, мөм­кин­леклә­ре чикләнгән ба­ла­ла­ры бул­ган га­иләләргә, ятимнәргә зур игъ­ти­бар бирә, төр­ле хәй­рия ак­ци­ялә­ре уз­ды­ра.

- Де­пу­тат бу­ла­рак, сай­лау­чы­лар­ны 4 ел дә­ва­мын­да ка­бул итүләрдә бер генә тап­кыр да ме­ди­ци­на хезмә­тенә һәм хезмәткәрлә­ренә ка­ра­та ши­ка­ять бел­дерү­че бул­ма­ды, ә менә рәхмәт сүзлә­ре белән кил­деләр, - ди­де ул.

Бүләкләргә мул бул­ды бәйрәм. Рос­сия һәм Та­тарс­тан Сә­ламәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы­ның Мак­тау гра­мо­та­ла­ры­на, Рәхмәт хат­ла­ры­на ия бу­лу­чы­лар ара­сын­да жур­на­лист­лар да бар иде.

Ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җитәк­че­се­нең сә­ламәт­лек сак­лау һәм со­ци­аль як­лау бу­ен­ча урын­ба­са­ры Ра­вил Хәй­рул­лин бәйрәм тү­рендә урын ал­ган ве­те­ран­нар­га зур рәхмә­тен җит­кер­де. Нәкъ менә алар җилкә­сенә эш шарт­ла­ры, бү­ген­ге ке­бек авы­ру­лар­ны баш­лан­гыч ста­ди­я­сендә үк ачык­лар­га мөм­кин­лек бирү­че ме­ди­ци­на ап­па­рат­ла­ры бул­ма­ган иң авыр ел­лар төшкән.

Авыл та­биб­ла­ры ха­кын­да бө­тенләй ае­рым сүз. Алар өчен ял да, көн дә, төн дә юк - ча­кы­ру­лар­га тәү­лек әйләнә­се йө­риләр. Авыл­да эшләргә теләк бел­дергән яшь бел­гечләргә то­рак шарт­ла­рын ях­шыр­ту өчен бер мил­ли­он сум күлә­мендә ком­пен­са­ция түлә­ве ка­рал­ган прог­рам­ма ярдә­мендә (мон­нан тыш рес­пуб­ли­ка­дан да өстәмә 100 мең сум бар бит әле) бар­лык ФАП­лар һәм учас­ток ши­фа­ханәлә­ре ме­ди­ци­на хезмәткәрлә­ре белән тәэ­мин ителгән.

Бәйрәмдә ел са­ен үткә­релә тор­ган "Ел та­би­бы - Ак чәчәкләр" бәй­ге­сенә дә йом­гак ясал­ды. "Ел та­би­бы" бу­лып та­биб-оф­таль­мо­лог Игорь Се­ре­жин та­ныл­ды. "Ел­ның ме­ди­ци­на хезмәткә­ре" исе­менә Чу­пай ФА­Пы фельд­ше­ры Сә­рия Ха­җиәхмә­то­ва ла­ек дип та­был­ды. "Баш­лан­гыч зве­но­ның иң ях­шы та­би­бы" исе­ме пе­ди­атр Рәм­зия Охо­ти­на­га би­рел­де. Ба­ла­лар та­бибә­се бү­ген рес­пуб­ли­ка бу­ен­ча бүләкләү тан­та­на­сын­да да кат­наш­ты.

Ме­ди­ци­на хезмәткәрлә­ре спорт белән шө­гыльлә­неп, сә­ламәт яшәү рә­ве­шен про­па­ган­да­лау­да да үрнәк күрсәтә. Алар рес­пуб­ли­ка, тар­мак спар­та­ки­а­да­ла­рын­да һәр­чак ал­дын­гы урын­нар­да. Бәйрәмдә бы­ел­гы спар­та­ки­а­да­да җиңү­че бу­лып та­ныл­ган ашы­гыч ме­ди­ци­на ярдә­ме күрсәтү стан­ци­я­се ко­ман­да­сы­на сә­ламәт­лек сак­лау идарә­се­нең күчмә ку­бо­гы тап­шы­рыл­ды. Икен­че-өчен­че урын­нар­ны сто­ма­то­ло­гия по­лик­ли­ни­ка­сы бе­лән мед­сан­часть ко­ман­да­ла­ры бү­леш­те.

Шәһәр һәм ра­йон үзешчәннә­ре дә кот­лау­лар­дан читтә кал­ма­ды. Алар сә­ламәт­лек са­гын­да то­ру­чы­лар­га иң ма­тур җыр­ла­рын, би­юлә­рен бүләк ит­те­ләр.

Ири­на Апа­ча­е­ва

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса