Әлмәт таңнары

Әлмәттә мастер 25 мең сум штраф түләячәк. Ни өчен?

Әлмәт шәһәре прокуратурасы «Зенит» ҖЧҖдә миграция законнарын бозу фактын ачыклады.

«Зенит»та мастер булып эшләүче Артур Галиәхмәтов чит ил гражданинын хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү тәртибен бозуда гаепләнә. Ул Кыргызстан республикасы гражданины Балтабаевны Г. Тукай урамындагы 5 нче йортның фасадын җылыту эшләренә законсыз җәлеп иткән. Әлеге гражданинның эшкә рөхсәт бирә торган кәгазе юк. Ул 2015 елның 18 апреленнән 23 апреленә кадәр шунда эшләгән.

Шәһәр прокуроры Артур Галиәхмәтовка карата административ хокук бозу турында эш кузгаткан. Һәм аны чара күрү өчен ОФМСның Әлмәт районы бүлегенә җибәргән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча мастерга 25 мең сум штраф салынган.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: