Әлмәт таңнары

Әлмәттә машина урлаган яшүсмерләр тоткарланды

13 августта полициягә 1969 елгы ир-ат 8 Март урамындагы 29 нчы йорт каршысыннан билгесез кешеләрнең машинасын урлаулары турында хәбәр җиткерә.

Тикшерү барышында "кайнар эзләр" буенча 17 һәм 18 яшьлек өч Әлмәт егете тоткарлана. Алар урлашкан өчен берничә тапкыр элек тә хөкем ителгән булган. Яшьләр үз гаепләрен таный һәм машинаны йөреп килү өчен алуларын аңлата.

Реклама

Машина табылган һәм техник яктан төзек дип хәбәр итә Әлмәт полиция бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: