Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә махсус велосипед юллары барлыкка килергә мөмкин

Без үсмер чакта авылда сәпидсез бала сирәк иде. Дуслар белән җилдән җитез җилдерүдән тыш, әти-әнинең йомышын кыска вакыт эчендә үтәү чарасы да булды ул.

Казанда югары уку йортын тәмамлап эшли башлагач, бер хезмәттәшемнең эшкә велосипедта килүен гел кызыгып күзәттем. Әлмәткә күчкәч тә бер аягына аксап йөрүче күршемнең барасы җиренә беркемгә ялынмый ике тәгәрмәчле транспортка утырып чыгып китүенә көнләшә идем. Үзем дә әлеге ике тәгәрмәчле транспортны иярләргә кызган идем. Ләкин Әлмәтнең транспорт үсеше буенча илдә Мәскәү белән Питердан кала өченче урында торуын, шәһәр төзелгәндә урамнарның бу кадәр йөкләнешкә исәпләнмәвен ишеткәч, бу теләк хыялдан ары китмәде.

Велосипедның экологик яктан чиста, чагыштырмача арзан транспорт чарасы булуын да, сәламәт яшәү рәвешенең елдан-ел игътибар үзәгендә калуын да истә тотып, узган ел октябрь аенда шәһәр төзелеше советы утырышында урамнарда велосипед юллары булдыру мәсьәләсен тикшергәннәрен кызыксынып тыңладым. Шевченко, Ленин, Әминов, Тынычлык урамнарын, Төзүчеләр проспектын күздән кичереп, комиссия ул вакытта кала үзәгендә мондый мөмкинлек бар дигән карарга килгән иде. Җәяүлеләр юлы, теләсә кайда урнашкан киосклар һәм яшел зонадагы кайбер куакларны кисү исәбенә салу иде исәпләре. Шәһәр советы вәкилләре сәпид юлларына ризалык биреп, проект эшенә керешү турында карар кабул итте. "Велосипедчылар өчен" дип тамгаланган юллар бәлкем әле Әлмәтнең 60 еллыгына чираттагы бүләк булыр дип тә фаразладылар.

Машина йөртүче таныклыгына укыганда инструктор кагыйдә буенча велосипед йөртүченең җәяүлегә тиңләшүе турында еш кисәтә иде. Димәк, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча машина юлыннан йөрү тыела. Дөрес, махсус һәм җәяүлеләр өчен тротуар һәм юл чите булмаганда велосипедчыга төп юлга чыгарга рөхсәт ителә диләр. Ләкин йөртүче уң яктан 1 метр аралыгына сыешырга тиеш. Хәвефле мөмкинлек шул. ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, җирлектә велосипедчылар катнашында быел 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 14 майда 1957 елгы ир-ат юл фаҗигасенә юлыгып үлә, бер кеше имгәнә.

Шәхси автомобильне генә түгел, хәтта җәяүлене дә җиңгән Голландия белән чагыштырганда, халык Россияне: "Һәр җирдә һәм һәркемне бюрократия җиңгән урын", - дип бәяли. "Вәгъдәне өч ел көтәләр" дигәне дә бар бит әле. 2013, юбилейлар елы экваторына якынлашты. Язманың шушы урынында шәһәр советында кабул ителгән карар ни дәрәҗәдә үтәлүе турында баш архитектор, архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Алмас Идрисовтан сораштыру булырга тиеш иде. Кызганыч, элемтәгә кереп булмады. Ул бик мәшгуль булып чыкты. Бик күп тапкырлар шалтыратып, интектерүемнән оялып, гозеремне телефон элемтәсенең теге очындагы әңгәмәдәшемә әйттем. Әлеге кабул итү бүлмәсендәге туташ миңа бик дөрес юл күрсәтте: башкарма комитетның төзелеш идарәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Ул яздырган 32-83-74 номерыннан мин фәкыйрегезгә транспорт бүлеге, атап әйткәндә 32-83-64 номеры буенча Әлфия Ротанова белән хәбәрләшү кирәк, диделәр. Шулай әле берсенә, әле икенчесенә "йөгерә" торгач (әле ярый телефон элемтәсе аша гына йөгерттеләр) гәҗитне басмага җибәрер чак җитә дигәндә баш белгеч белән элемтә урнашты. Әлфия Ротанова сүзләренә караганда, велосипед юллары проекты эшләнгән. Ул Ленин урамының шарлавыклы буалар комплексы яныннан Тукай проспектына кадәр өлешендә планлаштырыла. Ләкин финанслау мәсьәләсе хәл ителмәгәнлектән эш шул урында тукталган. Узган атнада муниципалитет ярдәм сорап "Татнефть" компаниясенә хат юллаган. Әлегә җавап юк икән. Хәер, мондый гамәлгә нефтьчеләр акча җәлләми инде анысы, булыр.

Йөгерү димәктән, тренерлар һәм табиблар велосипедта йөрү йөгерүдән өстенлеклерәк дип саный. "Организмга озак вакытка исәпләнгән инвестиция" дип тә өстиләр әле. Ике тәгәрмәчне әйләндергәндә йөрәккә һәм буыннарга, сөяккә төшкән йөкләнеш күпкә кимрәк икән. Шуңа күрәдер дә, велосипедта йөрүнең кулай, машина узалмаган тыкрыклардан, юллардан йөрү ихтималын да истә тотып күрәсең, әлмәтлеләр арасында велосипед популярлаша. Интернет форумнарда да әлеге төр транспорт сату артуы турында язалар.

Әлмәттә бу төр сәүдә белән шөгыльләнүче күзгә күренеп торган 6 дан артык ноктаны санадым. Интернет челтәрендә исә кайбер транспорт компанияләре заказ буенча теләүчеләргә теләсә нинди модельне кайтарырга вәгъдә итә. Велосипедларның бәясе брендка, рам составына, авырлыгына һәм классына карап төрлечә. Кем әйтмешли, кесәңә карап сайлау мөмкинлеге бар. Совет урамындагы сәүдә ноктасы сатып алучыга 100 дән артык модель тәкъдим итәргә әзер. 2-3 мең сумнан алып 16 мең һәм аннан да кыйммәтрәкләре бар. Бәһалыларына хәтта сатучы фирмалар техник хезмәт тә уздыра.

Балалар өчен эшләнгән сәпидләрне сатучылар "бәхетле балачак атрибуты" дип саный. Сабый өчен ул нигездә хәрәкәт өчен түгел, ә уенчык буларак кулланылуын истә тотсаң да, сатып алганда билгеле кагыйдәләрне белергә кирәк: буен, яшен һәм баланың үсеш дәрәҗәсен исәпкә алырга киңәш итәләр. Сәпидкә сирәк утыручыларга исә аны вакытлыча файдалануга (прокатка) алу мөмкин. Шарлавыклы буалар комплексындагы велосипед юлына якын гына прокат пункты бар. Моннан тыш, сәүдәгәрләр дә товарларын вакытлыча файдалануга бирә. Прокат та модельгә карап төрле: сәгатенә 50 сумнан башлап 100 сумга кадәр. Теләүчеләргә 600 сумга тәүлек әйләнәсенә алырга мөмкин (паспорт булуы шарт). Күпләргә билгеле тау-чаңгысы комплексы җәен шулай ук менә дигән трассасына тау велосипеды осталарын чакыра.

Бер көн килеп әлмәтлеләр күпләп машинадан велосипедка күчеп утырса, парковкалар проблемасы туачак. Сәүдә нокталары, башка күңел ачу, ял итү, социаль учреждениеләр янында бу ихтыяҗны объект хуҗасы кайгыртырга тиеш буладыр, мөгаен. Бер авто урынына, мисал өчен, 4 велосипед сыя, диләр. Ә менә саклык чарасы ничек булыр? Анысын вакыт күрсәтер. Әле җәй башланды гына, шуңа да карамастан Әлмәт полиция бүлегендә велосипед урлау белән бәйле бер очрак теркәлгән инде. Очрак бер, ләкин... Бер хуҗаның берьюлы өч велосипедыннан җилләр искән.

Айдар, 12 яшь: Үз гомеремдәге өченче сәпидем бу. Әле былтыр гына алдылар. Сыйныфташым Эмиль белән көн саен Понарама янында, я нефтьчеләр мәйданында йөрибез. Өйдән ерак китәргә рөхсәт итмиләр. Ярый башласа, махсус юлы булса, шәһәр буйлап та җилдерер идек.

Рөстәм Гарифуллин, 3 курс студенты: Беренче "Конек-горбунок"ны әле дә хәтерлим. Туган көнгә сюрприз булды. Мине машинада калдырып, әти-белән әни каядыр китте һәм озак та тормый велосипед күтәреп килделәр. Белсәгез, бу "уенчыкка" ничек сөенгәнне! Икенчесен дә туган көнемә бирелгән акчаларны җыеп алдым. Ә бүген мин җилдергәненә студентның акчасы җитми, абыем белән бүлешәм. Тротуар булмаган урында машина юлына чыксаң да куркыныч түгел. Төнлә габариты, алда фарасы да бар. Ә гади модельләр белән олы юлга чыгу, бигрәк тә эңгер-меңгердә хәвефлерәк. Махсус юл салсалар, рәхмәтлеләр күп булыр иде. Минем үземә тигез юлдан бигрәк каршылыклы, түмгәкле юлларда йөрү күбрәк ошый.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250