Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә кызлар талау белән шөгыльләнә

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлеге дежур частена 18 яшьлек кыз мөрәҗәгать итә.

Аның сүзләренчә, кич белән урамнан барганда аның янына ике кыз килә һәм кулындагы сумкасын тартып алмакчы булалар. Кыз каршылык күрсәткәч, талаучылар аның кулын тешли һәм сумкасын урлап китә. Анда 3 мең сум акча һәм кесә телефоны була.

Полиция хезмәткәрләре талаучы кызларны тоткарлый. 15 һәм 17 яшьлек кызлар Әлмәттә яшәүчеләр булып чыга. Кызларның берсе мәктәптә укый, икенчесе беркайда эшләми дә, укымый да. Кызлар үзләренең гаепләрен таныган. Әлеге җинаять буенча тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса