Әлмәттә кышкы чорга әзерлек тикшерелде
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышында МЧС, ЮХИДИ һәм юл службаларының кышкы чорга әзерлеге тикшерелде.
Һәр елдагыча, быел да буранлы, бозлавыклы көннәрдә график буенча предприятиеләр оператив службаларга кирәк булган очракта транспорт бүлеп бирергә тиешләр. "Татнефтедор" АУАД, "Әлмәт-Автодор" ҖЧҖ, МУП ГУАД җитәкчеләре техниканың да, хезмәткәрләрнең дә кышкы чорда эшләргә әзер булуын билгеләп үттеләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык юл хуҗалыкларының эшчәнлегенә катгый контроль булачагын җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа