Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә кулланучылар хокукларын яклыйлар

Әлмәт шәһәр прокуратурасыннан хәбәр итүләренә караганда, 2015 елның 3 аенда прокуратура кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә тиешле тикшерүләр үткәргән һәм аларның нәтиҗәләре буенча 10 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган.

Мәсәлән, прокуратураның ТР буенча Россельхознадзорның Әлмәттәге филиалы белгечләре белән берлектә үткәргән тикшерүе вакытында шәхси эшмәкәр Х.Н. Садыйковның Индустриальная урамы, 10 адресы буенча урнашкан балык эшкәртү цехында азык-төлек продукциясенең куркынычсызлыгы турындагы РФ законнарының үтәлешен тикшергәндә Таможня союзының техник регламенты таләпләре бозылуы ачыкланган.

Нәтиҗә буларак, шәхси эшмәкәр Х.Н. Садыйков РФ КоАПның 14.43 нче маддәсе 1 нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса