Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә кәрәзле телефон урлаучыны ачыклаганнар

Аны байтак эзләргә туры килгән.

Ноябрь аенда ук полиция бүлегенә кәрәзле телефон салоны администраторы кибет тәрәзәсен ватып ике кәрәзле телефон урлаулары турында хәбәр итә. Гомуми бәяләре 99 мең сумлык бу телефоннар реклама рәвешендә витринага куелган булган. Ниһаять, каракның эзенә төшкәннәр. Ул беркайда да эшләмәүче 40 яшьлек әлмәтле булып чыккан. Карак урланган әйберләрне кайтарган. Аңа карата шулай ук җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса