Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә күп балалы ана акча урлауда гаепләнә

3 апрельдә Әлмәтнең эчке эшләр бүлегенә сумкасын урлаткан 32 яшьлек хатын мөрәҗәгать итә.

Полиция хезмәткәрләре сүзләренчә, зыян күрүче сумкасының югалганлыгын телефонына банк картасыннан акча алырга омтылу хакында СМС-хәбәр килгәч кенә белә. Сумкасында шәхси документлары, банк карталары була.

Сораша торгач, ханым иртән балалар сырхауханәсенә барганлыгын һәм шунда сумкасын коридорда калдырганлыгын исенә төшерә.

Полиция хезмәткәрләре тиз арада шик астына эләккән шәхесне ачыклыйлар. Беркайда да эшләми торган 29 яшьлек 3 бала анасы үзенең гаебен таный. Бер өлеш акчаны ул азык-төлек алуга тотып өлгергән була, калганын кайтарып бирергә мәҗбүр була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса