Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә комарлы уен салоны эшчәнлеге туктатылган

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәттәге икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре чираттагы уен салоны эшчәнлегенә чик куйды.

Оператив мәгълүматлар буенча, Ленин урамындагы "Романтика" кибете бинасында комарлы уен оештыручылар үз эшчәнлекләрен "Ринг" Бөтенроссия дәүләт лотерея билетларын сату белән "яшерергә" омтылган. Тикшерү барышында салоннан 13 компьютер, 13 система блогы, касса һәм чек аппаратлары алынган. Уен автоматлары тикшерү өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча эксперт-криминалистика үзәгенә җибәрелгән. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Полиция хезмәткәрләре әлегә комарлы уен оештыручыларны ачыклау һәм җаваплылыкка тарту чараларын күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250