Әлмәт таңнары

Әлмәттә көнче кыз егетен үтерә язган

Әлмәттә 29 яшьлек бер кыз көнчелек аркасында егетенең артериясен кискән.

Бу хәл кичә төнге уннар тирәсендә була. Бүген исә егетнең туган көне. Ул аны хастаханәдә каршыларга мәҗбүр. Ул бик күп кан югалткан, аңа берничә операция ясарга туры килгән. Кыз Әлмәт исәп-хисап үзәгендә белгеч, ә 32 яшьлек бергә яшәүче егете "Пятерочка" кибетендә директор урынбасары. Кыз көнләшүдән егетнең җилкәсенә ике тапкыр пычак белән кадаган. һәм җилкәдәге төп кан тамырына эләккән. Хәзер егет медсанчастьта. Кызны кулга алганнар. Җинаять эше кузгатылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки