Реклама
21 ноябрь кичендә Әлмәтнең элеккеге автотранспорт предприятиесе территориясендә кеше баш сөяге табылган.
Әлеге факт буенча тикшерү комитеты тарафыннан тикшерү үткәрелә.
Әлеге баш сөяге экскаватор тарафыннан җир казу эшләре вакытында 1,5 метр тирәнлектән казып чыгарылган. Хәзерге вакытта ул экспертизага җибәрелгән.
Әлеге вакыйганың барлык нечкәлекләрен тәгаенлау буенча чаралар үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа