Әлмәттә кесә караклары активлашкан
Шушы көннәрдә полициягә 20 яшьлек Әлмәт кызы мөрәҗәгать итә.
Автобуста барганда аның акча янчыгын урлаганнар икән. Зыян күрүче сөйләвенә караганда, юл бәясен башта ул электрон карта белән генә түләмәкче булган, аннары янчыгын алып вак акча белән түләгән. Автобус салонында кеше дә күп булмаган югыйсә. Акча янчыгы югалуын кыз автобустан төшкәч кенә абайлап алган. Анда өч мең сум акча белән машина йөртүче таныклыгы булган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа