Әлмәт таңнары

Әлмәттә «Кәеф агачы»: ә сез кайсы төстәге яфракны сайлар идегез?

Әлмәт медицина көллияте укучылары һәм педагоглары 14 октябрьдә «Кәеф агачы» психологик акциясендә катнаштылар.

Алар үзләренең кәефләренә туры килгән төстәге яфракны алып стенадагы агачка ябыштырдылар. Акция нәтиҗәсе:

1. Кызыл төс - дәртне кузгатучы, кайнар, активлаштыручы төс. Бу төсне яратучылар лидер булырга ярата.

2. Яшел төс - тынычландыручы, табигый төс. Бу төскә өстенлек бирүчеләр башкаларга ярдәм итәргә ярата.

3. Сары төс шатлык, җылылык һәм үзеңә ышану төсе. Аны яратучылар үзләрен ачарга һәм үз максатларына ирешергә тели.

Реклама

4. Кара төс - тәкәбберлек, үз дәрәҗәңне белү, агрессия. Кара төс яратучылар - табышмак.

5. Кызгылт сары төс - уңай кәеф. Бу төсне иҗат кешеләре үз итә.

6. Зәңгәр төс - тынычландыру, суыту, тотрыклыландыручы төс. Кемдә дә булса ышаныч тудырырга теләсәгез, зәңгәр төскә өстенлек бирегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: