Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә "кайнар эздән" караклар тоткарланган

Әлмәт хокук сакчылары ВАЗ-2107 автомобиленнән бәясе 5000 сум торган сабвуфер урлаган угрыны "кайнар эз"дән тотты.

Полиция бүлегенең дежур частена машина хуҗасыннан мөрәҗәгать керү белән хезмәткәрләр вакыйга урынына килә. Яман уй белән йөрүчеләргә биредә бөтен мөмкинлекләр тудырылган була: машина ишеге йозакка бикләнми, сабвуфер машина багажнигына куелган, сигнал системасы юк. Оператив-эзләү чаралары вакытында участковый 23 яшьлек егетләрне тоткарлый. Аларның берсе якын арада машина сатып алырга уйлаган булып чыга. Булачак машинасының моделен, төсен сайлаган егеткә "тулы бәхет" өчен бер генә нәрсә - сабвуфер җитмәгән. Хокук сакчылары килгәндә ул дусты белән урланган акустика системасын алачак машинасына урнаштыру белән мәшгуль була. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса