Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә кайнар эздән карак тоткарланган

Әлмәтнең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре кайнар эздән чит кеше машинасыннан акча урлаган затны тоткарлауга ирешәләр.

Шевченко урамының 5 нче йортында яшәүчене машина сигнализациясе уята.Тәрәзәгә карау белән, ул үзенең "унлы" машинасы эчендә чит кешенең казынуын күреп ала. Хуҗа кеше бу турыда полициягә хәбәр итә. Тиз арада килеп җиткән ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренә зыян күрүче машинасыннан 11 мең сум акча югалуын әйтә. Полиция хезмәткәрләре шул ук йортның подъездында басып торган өч егеткә игътибар итәләр. Машина хуҗасы аларның берсенең әлеге дә баягы карак булуын танып ала. Ул инде берничә тапкыр хөкем ителергә өлгергән Әлмәт кешесе булып чыга.

Әлеге затлардан 6,5 мең сум акча алына. Калган акчаларга исә алар тәүлек әйләнәсе эшләгән кибеткә барып, азык-төлек алырга өлгергән булалар.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250