Әлмәттә каракны “кайнар эз”дән тоттылар
Полиция бүлегенә Кичүчат авылында яшәүче 59 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.
Урынга килгән полиция хезмәткәрләре каракның хуҗа булмаганлыктан файдаланып, өйгә керүен һәм аннан көнкүреш техникаларын, төзелеш коралларын урлауларын ачыклый. Караклыктан килгән зыян 34 мең сум тәшкил итә. Оператив-эзләнү вакытында "кайнар эз"дән 33 яшьлек Алабуга кешесе тоткарлана. Ул элек тә хөкем ителгән булган. Хәзерге вакытта урланган әйберләр кайтарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа