Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә каракларны эзлиләр: күрүчеләр юкмы?

Июнь башында Әлмәт полиция бүлегенә 40 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә.

Ул төнлә өеннән алтын әйберләре, акчасы, телефоны һәм велосипеды югалуын хәбәр итә. Зыянның гомуми күләме 20 мең сумнан артык тәшкил итә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла. Вакыйга булган урыннан бармак эзләрен алалар. Оператив-тикшерү чаралары нәтиҗәсендә полиция хезмәткәрләре каракларның кем булуын ачыклый. Болар - 25 яшьлек әлмәтле, ул берничә тапкыр хөкем ителгән булган, һәм 35 яшьлек Яр Чаллы кешесе.

Полиция яшьрәген - әлмәтлене тоткарлый, ул гаебен таный. Хәзерге вакытта сак астында. Ә менә икенчесен эзлиләр. Урланган милекнең бер өлеше хуҗасына кайтарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса