Әлмәт таңнары

Әлмәттә кабул итү булачак

4 июльдән 13 енә кадәр ТР дәүләт хезмәт инспекциясе һәм ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хезмәт закончалыкларын бозуны кисәтү максатыннан республиканың кайбер муниципаль районнарында гражданнарны бергәләп кабул итүне планлаштыралар.

Әлмәттә гражданнарны уртак кабул итү 13 июльдә 10.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр Тынычлык урамы, 6 (214 нче бүлмә) адресы буенча булачак. Анда ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Әлмәт районындагы иҗтимагый ярдәмчесе Харисова Светлана Илфик кызы (тел. 8-904-768-18-90, 8-987-274-28-96) һәм Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт шәһәрендәге бүлеге начальнигы - баш дәүләт хезмәт инспекторы Хәернасов Фидаил Рурик улы (тел. 8-917-222-22-12) кабул итәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки