Әлмәттә исем алыштыручылар саны арта
Соңгы елларда "Йолдызнамәгә туры килми", "Исемем уңыш китерми!" дигән сәбәп белән исемнәрен алыштыручылар күбәйгән.
Узган ел Татарстанда барлыгы 1960 кеше исем-фамилиясен үзгәртергә гариза язган булса, быелның 8 ае эчендә инде 1321 кеше исемен алыштырырга теләк белдергән. Әлмәттә дә андыйлар саны арткан. Агымдагы елда ЗАГС идарәсенә исем-фамилия алыштыруны сораган 68 гариза кергән. Шуларның 12 се хәзерге исемнәре уңыш китерми дип исәпли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа