Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә җирнең кадастр бәясе төшү сәбәпле казна керемнәре кимергә мөмкин

Республиканың 30 лап муниципаль берәмлегендә җирнең кадастр бәясе төшүеннән югалтулар 900 млн сумга җитәргә мөмкин.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, җир участокларының кадастр бәясендә бәхәслелек мәсьәләләре буенча Татарстанның Арбитраж судына бер меңнән артык дәгъва тапшырылган, аларның яртысы диярлек - 2013 нче елда.

"Бүген министрлык дәгъва гаризаларын җентекләп анализлау эшен җайга салды. Дәгъвачылар тарафыннан бирелгән җирләрнең базар бәяләре турындагы хисаплар өйрәнелә. Аларның күпчелек өлеше закон таләпләрен бозып төзелгән. Әлеге искәрмәләр буенча без хаклар билгеләүче үзкөйләнешле оешмаларга мөрәҗәгать итәбез", - дип белдерде министр.

Дәүләт һәм муниципаль милекне әйләнешкә кертү процессында белгечләр тарафыннан җир кыйммәтен бәяләү турындагы 1 меңнән артык хисапка анализ ясалган. Аларның яртысы, эшләп бетерү өчен, бәйсез бәяләүчеләргә кайтарылган. Нәтиҗәдә, күп очракта мөлкәт бәясе берничә мәртәбә арткан. Мисал өчен, Түбән Кама, Биектау, Балык Бистәсе һәм башка районнарда авыл хуҗалыгы җирләренең бәяләү кыйммәтен килештергәндә, ул 2 һәм аннан күбрәк тапкырга арткан. "Әлеге фактлар бәяләү методологиясенең камилсезлеген һәм хаклар билгеләүчеләрнең начар профессиональ әзерлеген күрсәтә", - ди министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса