Әлмәттә иреккә чыгучыларга ярдәм итәләр
Әлмәтнең 8 нче төзәтү колониясенә шушы көннәрдә мәшгульлек үзәгеннән белгечләр килде.
Алар иректән мәхрүм ителү урыныннан якын араларда чыгачак тоткыннарга һөнәри эшчәнлек өлкәсендә эш сайларга ярдәм итәргә омтылалар.
Бу юлы 8 нче төзәтү колониясендә һәм аның каршындагы колония-поселение участогында җәза срогын үтүче 45 тоткын профориентация буенча киңәшләр алды. Хөкем ителүчеләр белгечләргә эш эзләүгә, эшкә урнашуга кагылышлы сорауларын яудырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа