Әлмәттә җир убыла башлаган
Әлмәтлеләр бу хактагы зарларын "Халык контроле"нә юллаганнар.
Чехов урамындагы 8 нче йорт ишегалдында балалар мәйданчыгында җир убыла башлаган. Биредә балаларга йөрү куркыныч. Чөнки иске базлар урынында бар җирдә чокырлар хасил булган. Балаларның таганда атынасылары к4илә, әмма бу куркыныч, дип яза әлмәтлеләр. Алар чокырларны бетерүне һәм куркынычсыз балалар мәйданчыгы ясауны сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа