Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ике бала сөрем газы белән агуланган

Әлмәт гадәттән тыш хәлләр идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, узган атнада шәһәрдә һәм районда өч янгын очрагы теркәлгән: Петуховкада мунча яна, Ленин урамындагы 195 нче йорт ишегалдындагы микроавтобуска ут каба, Тукай урамындагы шәхси мини-котельныйда да янгын була.

Агымдагы атнаның дүшәмбе кичендә Бигәш урамындагы 133 нче йортта янгын чыга - икенче подъездның өченче катындагы чүпүткәргечтә чүп яна. Янгын сүндерүчеләр янгын булган урыннан 18 кешене, шул исәптән ике баланы эвакуациялиләр. 2006 һәм 2011 елгы сабыйларның икесе дә сөрем газы белән агулану сәбәпле шифаханәгә озатыла.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250