Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ике зат ир-ат һәм хатын-кызны үтерүдә гаепләнелә

Татарстанның Тикшерү комитеты тарафыннан 38 яшьлек Б. Һәм 23 яшьлек С.га карата ачылган җинаять эшен тикшерү тәмамланды.

Алар көчләү һәм үтерүдә гаепләнелә. Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2013 елның 14 гыйнвар төнендә Әлмәтнең Заря урамында урнашкан йортларның берсендә С. һәм Б. 56 яшьлек танышларына кунакка киләләр. Ул 36 яшьлек ханым белән өйдәшлек итә торган була . Спиртлы эчемлекләр кулланып, кызып алган танышлар арасында гауга чыга. Әлеге каршылык хуҗа кеше өчен аяныч тәмамлана. Кунаклар аңа балта белән берничә тапкыр сугалар. Ул шунда ук җан бирә. Б. исә ханымга карата җенси характерда көч куллана. Җинаятьчеләр ханымга балта, пычак белән сугалар, соңрак исә йортка ут төртеп, вакыйга булган урыннан качалар.

Гаепләнүчеләр инде берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булып чыга. Алар бергә Чиләбенең төзәтү колониясендә утырганнар. С. үз гаебен өлешчә таныса, ә менә Б. гаебен бөтенләй танымый. Суд карары нигезендә алар сак астына алынган.

Тикшерүчеләр тарафыннан әлеге затларның гаебен расларлык дәлилләр җыелган һәм эш судка җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250