Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ике ясалма күл бетерелде

Ниһаять, Шевченко урамы, 114 һәм Ленин урамы, 123 «в» йортларында яшәүчеләр җиңел сулыш алды.

Әлеге ишегалларында барлыкка килә торган ясалма күлләргә киртә куелды. Яңгырлардан соң биредә зур күлләр хасил булып, хәтта үрдәкләр дә бирегә очып килә иде. Шәһәр җитәкчелеге кушуы буенча "Әлмәт-Водоканал" хезмәткәрләре агымсу канализацияләрен эшли торган хәлгә китерде. Баксаң, биш кое, өч яңгыр сулары кабул итә торган җайланма ләм белән тулган булган. Аларны гидромониторлар белән юдыртканнар. Булып узган яңгырлар эшнең яхшы башкарылганлыгын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса