Әлмәттә ике кеше хәмер белән агуланып үлгән
19 августтан 1 сентябрьгә кадәр Татарстанда 11 кеше ялган хәмер кулланудан җан-тәслим кылган. Шуларның икесе - әлмәтле.
Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шушы ике атна эчендә республикада ялган хәмер белән агуланучылар саны 42 кеше. Җиде районда 11 очрак үлем белән тәмамланган. Шуның өчесе Казанда, Әлмәт белән Сабада икешәр очрак, Яшел Үзән, Нурлат, Алабуга, Чүпрәледә берәр очрак.
Тугыз агулану очрагы этанол белән бәйле. Агуланучыларның 85 проценты - ирләр. Калганы - хатын-кызлар. Бәхеткә, балалар юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа