Әлмәттә иң яшь әни һәм сирәк исемнәр ачыкланды
Гыйнвар йомгаклары буенча Әлмәт районында балалар туу уңаеннан түбәндәге мәгълүматлар билгеле.
Барлыгы 209 бала туган: 103 малай һәм 106 кыз. Иң яшь әнигә 16 яшь, иң өлкәненә - 44. Иң яшь әти 22дә, иң өлкәне 49да.
Иң аз авырлыкта туган сабый 850 грамм, иң зур авырлыктагысы - 4675 грамм.
Иң популяр исемнәр: Тимур, Максим, Дмитрий, Егор, Рамазан, Анастасия, Ясмина, Амелия, Ева, Риана. Иң гадәти булмаган исемнәр: Рэм, Ризат, Елизар, Арлан, Ая, Альянс, Айла, Ионэла, Изабэль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа