Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә хезмәт ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котладылар

Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, 7 бала анасы Зәрига Шәйдуллина гаиләсе, якыннары белән олуг юбилеен - 100 яшен билгеләп үтте.

Әлеге вакыйга киң җәмәгатьчелек игътибарыннан да читтә калмады. Юбилярны туган көне белән котларга килгән район башлыгы Зәрига әбигә Россия Президентының котлавын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Көчле рухлы, намуслы - якыннары аны шулай бәяли. Зәрига әби үзен бәхетле һәм бай кеше ди. Аның 9 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Өлкән яшьтә булуына да карамастан, биш вакыт намазын калдырмый, уразасын тота. Аның яу кырында мәңгелеккә ятып калган яшь егетләр, дөнья тәртәсе ир-атлар, ятимнәр өчен сыкрану белән тулы бәетләр иҗат итүе дә билгеле. Йөзьяшәр якташыбыз "сәламәт тормыш алып барырга, намус кушканча яшәргә һәм эшләргә, күңел төшенкелегенә бирелмәскә" чакыра.

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250