Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә хатынын үтергән инвалидны бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм иттеләр

Әлмәт шәһәре прокуроры күрү буенча I төркем инвалид булган, 2010 елдан бирле «Шәхеснең органик таркалуы» диагнозы белән психиатрда учетта торган ирне балигъ булмаган яшьтәге кызына ата булу хокукыннан мәхрүм итү турында гариза белән Әлмәт шәһәре судына мөрәҗәгать иткән булган.

Ир 2003 елда туган кызын тәрбияләү белән шөгыльләнми, аңа бернинди матди ярдәм күрсәтми. Кыз әнисе ягыннан әбисе белән бабасы тәрбиясендә яши. Ә әнисен 2013 елда әтисе үтергән һәм 2015 елда авыру сәбәпле аны төрмәдән иреккә чыгарганнар.

Кыз әтисе белән аралашмый, әби-бабасы белән яшәргә тели. Әти кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм итү белән килешүен әйтеп һәм авыруы белән бәйле рәвештә мәсьәләне аннан башка гына хәл итүләрен үтенеп судка үзе дә гариза язган. Суд прокурорның гаризасын канәгатьләндергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса