Әлмәт таңнары

Әлмәттә - Халыкара балаларны яклау көне

Кемнәндер һәм нәрсәдәндер яклану зарурилыгы турында уйларында да юк аларның.

Кояшлы ямьле иртә. Җәйнең беренче көне. Каникуллар башланды. Җитмәсә бүген "бәйрәм" сүзе өлкәннәр теленнән төшми. Теләккә дә каршы килмиләр. Тагын ни кирәк?! Һәрдаим бәйрәм рухын саклаган шәһәр паркына нәни әлмәтлеләр әти-әниләре белән шундый күтәренке кәефтә 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәргә җыелды.

Балаларның күңелләре сизә: бүген алар өчен сюрпризлар күп булачак. Һәр елдагыча, музыкаль программа, асфальтта рәсем ясау бәйгесе, төрле күргәзмәләр, күңелле стартлар һәм башка уеннар балалар күңеленә хуш килде. Шулай булмый соң: уеннарда җиңүчеләр генә түгел, һәр катнашучы бүләккә ия булды. Шундый бәхетлеләр арасында 10 яшьлек Дамир да бар:

-​ Бүген паркка дусларым белән килдем. Күптөрле ярышларда катнаштык, бүләкләр оттык. Монда миңа иң ошаганы - аттракционнар.

Аларга чиратның күплеге парк хезмәткәрләрен дә таң калдырды. Элек билет алырга кассага, аннары аттракционга эләгү өчен озын-озак чиратларда тору өлкәннәрнең кәефен кырды-кыруын, ләкин балаларда бәйрәм рухын сүрелдермәде.

"Киемнәргә икенче тормыш", "Уенчыкларга икенче тормыш" кебек хәйрия акцияләре дә кызыксынучыларны үзенә тартты. "Союз" яшүсмерләр клубы мөдире Зөлфия Гайнуллина билгеләп үткәнчә, узган ел әлеге гамәлгә рәхмәтлеләр күп булган. Ихтыяҗны күз уңында тотып, аны быел да оештырырга уйлаганнар.

Бу көнне шәһәрнең башка мәдәни-күңел ачу, спорт мәйданнарында да бәйрәм чаралары узды. Балаларның шатлык тулы тавышы һәрҗирдә эңгер-меңгергә кадәр яңгырап торды.

Халыкара балалар көне безнең илдә "балаларны яклау көне" буларак билгеле. Дөнья статистикасы буенча халыкның 20-25 процентын балалар тәшкил итә. Бу бәйрәм балаларны тәрбияләү, укыту, сәламәтлеген саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү максатында гамәлгә куелган. Аның тарихы 1925 елга барып тоташа, диләр. Женевада узган Бөтендөнья конференциясендә Балалар көне уздыру турында карар кабул ителә. Шул ук көнне Кытайның генераль консулы Сан-Францискода ятим кытай балаларын җыеп, Дуань-у цзе (көймә-аждаһа фестивале) уздыра. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң хатын-кызларның халыкара демократик федерациясе таләбе белән бу көн рәсми рәвештә 1949 елда гамәлгә куела. Бер елдан дөньяның 50 дән артык иле бу башлангычка кушыла.

Әлеге бәйрәмнең үз әләме дә бар. Гармония һәм үсешне гәүдәләндергән яшел фонда 5 төстәге фигура - күптөрлелек символы, ә уртадагы җир шары - уртак йорт. Ул Әлмәттәге мәдәният һәм ял паркының "Паркуша" символы белән бик тә охшаш.

Ләйләгөл Минаева

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Россиядә иң кискен проблемаларның берсе - инвалид-балалар һәм аларның гаиләләре. Бүген илдә 600 мең бала шундый статуста, Әлмәттә исә андыйлар - 584.

Cүз уңаенда, 20 ноябрьдә Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә. 1959 елда бу көнне "Балалар хокукы Декларациясе", ә 1989 елда "Балалар хокукы Конвенциясе" кабул ителә. БМО резолюциясендә бу бәйрәм "милләтләр арасында теләктәшлекне һәм хезмәттәшлекне ныгытуга нигез булачак" дип фаразлана.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: