Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә гөмбә ишелеп уңган! Җыеп калырга ашыгыгыз

Җәй буе сагындырып та, сентябрь башыннан безне шатландырган кояш нурлары һаман саен урманга әйди. Бигрәк тә базарда гөмбә пәйда булгач әбиләр чуагының рәхәтлеген татып каласы килә.

Саф һава һәм гөмбә яратучылар өчен менә дигән вакыт инде бу. Бу вакытта баллы гөмбә җитешә. Аңардан тәмле ашлар, пироглар пешерәләр, тозлыйлар һәм маринадлыйлар.
Теләге булганнарга яфрак актарып йөргәнче, сатып та алырга була. Базарда 5 литрлы бер чиләк гөмбәнең бәясе 500-600 сум чамасы. Тик бу үзең эзләп йөрү рәхәтен алыштырмый инде, ди гөмбәгә ауга йөрергә яратучы һәвәскәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса