Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә гараж басучы тотылды

28 яшьлек әлмәтле гаражыннан авторезина комплекты һәм инструментлар югалуы турында гариза белән Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә.

Килгән зыян якынча 30 мең сум белән исәпләнә. Әлмәт полицейскийлары вакыйга булган урыннан кул эзләрен алалар һәм тәүлек эчендә каракны тоткарлыйлар да. Ул беркайда да эшләмәүче, торыр урыны да булмаган 36 яшьлек әлмәтле булып чыга. Ир гаебен таный.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса