Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә гараж басучы тоткарланды

Узган ай азагында 46 яшьлек бер әлмәтле гаражыннан машина тәгәрмәчләре югалуы турында полициягә хәбәр итә.

Ул берәр атна чамасы гаражына бармый торган. Ә кышкы резинага алыштырырга вакыт җитеп, гаражына барса, тәгәрмәчләре урынында юк булып чыккан. Билгесез кешеләр йозакны ватмыйча, ачкыч яратып кергәннәр. Югалган әйберләрне хуҗа 42 мең сумга бәяли.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылып, эзләү башлана. Тикшерү барышында 39 яшьлек, элек тә берничә тапкыр хөкем ителгәне булган әлмәтленең эзенә төшәләр. Урланган тәгәрмәчләр хуҗасына кире кайтарыла. Каракны суд көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса