Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә гаилә серләренә өйрәтәләр

Әлмәт мәктәпләрендә «Гаилә тормышы» курсын өйрәнү дәвам итә.

Район башкарма комитетының ЗАГС идарәсе белгечләре октябрь азагында калабызның 7, 10, 11, 12, 13, 25 нче мәктәпләрендә белем алучы 9-10 нчы сыйныф укучылары белән очраштылар.

Дәресләр барышында өлкән сыйныф укучылары ЗАГС идарәсенең архив фонды, төрле документлар белән таныштылар, районда һәм республикадагы демографик хәлне өйрәнделәр, гаилә турындагы законнарны аңлату буенча лекцияләр тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса