Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә эшсезләргә эш тәкъдим итәләр

Мәшгульлек үзәге киләсе атнада эшсезләрне һәм предприятиеләрнең кадрлар бүлеге белгечләрен очраштыра.

Агымдагы елның 1 гыйнварена булган мәгълүматларга караганда Әлмәт мәшгуль үзәгендә эш эзләүче 1159 кеше исәптә тора. Аларның 1093 е эшсез буларак теркәлгән. Районда эшсезлек дәрәҗәсе икътисади яктан актив халыкның 1,06 процентын тәшкил итә. Үзәк 5 февральдә алар һәм башкалар өчен вакансияләр ярминкәсе оештыра. Ә аңа кадәр, 22 гыйнварда биредә "Эш бирүче көне" уздырылды. Бу көнне очрашуга килгән 70 кеше кайбер предприятиеләрдән килгән кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты, үзләрен борчыган сорауларга җавап алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса