Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә эшсезлек дәрәҗәсе республика буенча уртача алгандагыдан югарырак

Шәһәрнең мәшгульлек үзәге мәгълүматларына караганда, 2013 елның 1 ноябренә 1157 эшсез теркәлгән, бу икътисади яктан актив халык санына карата 1,12 процент тәшкил итә.

Республика буенча теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,89 процент.

1 ноябрьгә Әлмәт мәшгульлек үзәгенә эш сорап яки консультация алу максатыннан 8 мең 682 кеше мөрәҗәгать иткән. 2 мең 949 кешегә эш табылган, 506 кеше нинди дә булса һөнәр үзләштерү өчен укырга җибәрелгән.

Ноябрь башына шәһәр предприятиеләрендә вакантлы эш урыннары саны гомумән алганда 1038 берәмлек тәшкил иткән, шуның 81 проценты - эшче белгечлекләре.

Эшсезләргә булышу максатыннан мәшгульлек үзәге ел башыннан алганда 15 вакансияләр һәм уку урыннары ярминкәсе оештырган. Аларда 84 предприятиедән һәм уку йортларыннан вәкилләр катнашкан. Ярминкәләргә җәмгысе 2688 эш эзләүче килгән.

2012 елның декабрь аенда 139 хезмәткәрне алдан һөнәргә укытып кую буенча хезмәт күрсәтүгә дүрт контракт (килешү) төзелгән булган. 2013 елда исә 226 хезмәткәрне укытуга шулай ук дүрт контракт төзелгән. 79 хезмәткәр укытырга җибәрелгән. Агымдагы ел башыннан әлеге программа буенча «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе белән бер килешү төзелеп, бер кеше күчмә составны ремонтлау буенча слесарь белгечлегенә ия булган. Ел башыннан барлыгы 10 килешү төзелгән, 18 кеше эшкә урнаштырылган.

Финанс ярдәме күрсәтү мәсьәләсе буенча консультация сорап мәшгульлек үзәгенә 34 эшсез мөрәҗәгать иткән, шул исәптән җиде кеше авыл җирлегендә яшәүчеләр.

Халыкның үз-үзен эш белән тәэмин итү программасы гамәлдә булуын дәвам итә. Бизнес-планнарга бәя бирү буенча эксперт советының дүрт утырышы үткән. 18 эшсез граждан үзләренең бизнес-планнарын яклаганнар, шул исәптән өчесе авыл кешеләре. 15 кеше эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәгән, аларга 1 миллион 764 мең сум акча күчерелгән.

Елена ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250