Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә аерылышучыларның кими баруы күзәтелә

Әлмәт муниципаль районы узган елны халыкның табигый үсеше белән тәмамлады.

Загс идарәсе мәгълүматлары буенча, ул 2011 елга караганда 292 кешегә артыграк булган һәм 836 кеше тәшкил иткән. Төбәктә табигый үсешнең уңай динамикасы саклана.
2012 елда барлыгы 3162 бала тууы теркәлгән. Нәниләрнең 1689 ы малайлар. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, соңгы елда балаларның күбрәк тууы күзәтелә. Дөрес, 2011 елда 2851 бала дөньяга килгән булган. Ә менә 2008 елда 2482, 2009 елда 2629, 2010 елда 2913 нарасый туган. Быел Әлмәт бала тудыру йортында беренче булып малай - Дима Тимин дөньяга аваз салган.
Никах коручыларга килгәндә, ул 2011 ел белән чагыштырганда 284 кә кимрәк төзелгән. Шулай итеп, шәһәрдә һәм районда 2012 елда 1726, 2011 елда 2010, 2009 елда 1596 гаилә корылган.
"Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре" - уйландырырлык җыр. Гаиләләрнең таркалуы нәтиҗәсендә күпме бала әти-әниле килеш ятим кала, үзен сыңар канатлы тоеп яши. Шөкер, статистика соңгы елларда аерылышучыларның кими баруын күрсәтә. Моңа шатланмый мөмкин түгел. Саннарга күз салыйк: моннан өч ел элек (2010) 875 гаилә таркалган булса, 2011 елда никах җепләрен өзүчеләр 853, үткән ел 808 булган. Киләчәктә әлеге саннар тагын да түбәнгә тәгәрәр дип ышанасы килә.
2012 елда 2308 кешенең үлүе теркәлгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда сигез кешегә артыграк. 2010 елда 2371 кеше арабыздан киткән булган.
2013 елга менә шундый күрсәткечләр белән аяк бастык. Безнең теләк бер - туйлар күбрәк гөрләсен, гаиләләр тату, нык булсын, сабыйлар ятимлектә үсмәсен, кайгы-хәсрәт ишек шакымасын!
Ирина Апачаева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250